news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада бокс буенча бөтенроссия турнирында 185 спортчы катнашты

Алабуга районы башлыгы призына әлеге турнир 18-21 октябрьдә узды.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Россиянең төрле шәһәрләреннән 185 спортчы Алабуга районы башлыгы призына Бокс буенча бөтенроссиы турнирында катнашкан. Турнир 18-21 октябрьдә Алабуга шәһәрендә узды, дип хәбәр итә “Әлмәт ТВ”.

Үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны Шәңгәрәев Илдан (2006 елгы, 30 кг) һәм Мехтизаде Назар (2002 елгы, 64 кг); икенче урыннарны: Галиев Эмиль (2006 елгы, 28 кг), Коростелев Кирилл (2007елгы, 24 кг), Нуруллин Таһир (2004 елгы, 38 кг) яулаган. Өченче урынга Мехтизаде Хазар (2003 елгы, 44 кг) лаек булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100