Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада беспилотниклар һөҗүме аркасында Березовский фестивале һәм Спас ярминкәсе булмый
Алабуга хакимияте, куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә бәйле рәвештә, массакүләм чаралар үткәрүдән баш тарту турында карар кабул итте. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры һәм шәһәр мэры киңәшчесе Гөлзада Руденко сүзләренчә, болар беренче чиратта Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» VII музыка фестиваленә һәм традицион Спас ярминкәсенә кагылачак.
Сәбәбе 15 июньдә булган фаҗигале вакыйгалар, дошман пилотсыз очкычлары һөҗүме аркасында Алабуга районында объектларга зыян килде. БПЛА калдыклары автомобиль заводы территориясенә төште. Ике кеше һәлак булды, тагын 12 кеше җәрәхәтләр алды.
Борис Березовский фестивале 10 июльдән 13 июльгә кадәр, Спас ярминкәсе 31 июльдән 3 августка кадәр узарга тиеш иде. Әлеге ике чара 2020 елда да гамәлдән чыгарылган иде инде – ул вакытта covid-19 пандемиясе белән бәйле эпидемиологик сәбәпләр аркасында, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз