news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада беренче кар яуган

Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә шәһәрдә юеш кар явуы көтелә.

(Алабуга, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген Алабугада беренче кар яуды.

Җирле метеорологлар фаразлавынча, иртәгә шәһәрдә юеш кар явуы көтелә. Социаль челтәрләрдә белдерүләренчә, бүген Татарстанның Азнакай һәм Кукмара районнарында да беренче кар яуган. Дөрес, бу районнарда, Алабугадан аермалы буларак, кар эреп тә беткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot