news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 657 мең сумлык товар сатылган

Узган шимбәдә Алабугада беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Сәүдә «Мираж» сәүдә үзәге каршында бара.

Бу көнне 657 мең сумлык товар сатылган. Алар – 750 кг ит продукциясе (бозау ите, кош ите, колбаса эшләнмәләре) 50 кг бал,  100 кг сөт продукциясе, 2 тонна сөт,якынча 300 кг кондитерлык әйберләре. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Искәртик, ярминкәләр 22 апрельгә кадәр һәр шимбәдә узачак. Сатып алучыларны 9.00 дән 15.00 гә кадәр көтәләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot