news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучыларны бүләкләделәр

Бүләкләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды.

Алабугада Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучыларны бүләкләделәр
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 1 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) буенча 100 балл җыйган укучыларны бүләкләделәр. Бу шәһәрнең төрле мәктәпләреннән биш укучы. Бүләкләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды.

Цифрлы техника кибетләренең берсенә 15 мең сумлык сертификат түбәндәге укучыларга тапшырылды:

Баһаветдинова Снежана 8нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, әдәбияттан 100 балл җыйган.

Масляникова Дарья 6нчы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, рус теле буенча югары балл җыйган.

Буганова Виктория, 4нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы, рус теленнән 100 балл җыйган.

Хәкимуллина Азалия, 9нчы урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, рус теленнән 100 балл җыйган.

Калмыкова Валерия 10нчы урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы, химия буенча 100 балл җыйган.


news_right_1
news_right_2
news_bot