Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада бәреп төшерелгән БПЛАның өлешен юк итәчәкләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Алабугада бүген бәреп төшерелгән БПЛАның өлешен юк итәчәкләр.
«Халык шартлау тавышлары ишетергә мөмкин – бу гадәттән тыш хәлләр штабының планлы эшләре. Тынычлык саклавыгызны сорыйбыз», - диделәр Алабуга районы администрациясендә.
«Татар-информ» бүген һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Алабуга районы территориясендә БПЛА бәреп төшерде, дип хәбәр итте. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Украина Кораллы көчләре Алабугага Аэропракт А-22 яки «летучая лисица» һәм UJ-22 Airborne дроннары белән һөҗүм итте. Самолетны пилотсыз очкыч итеп модернизацияләгәннәр һәм аңа шартлаткыч төягәннәр. Шартлаткыч җайланманың минималь авырлыгы – 80 килограмм. Беренче дронның очу ераклыгы 1100 километр чамасы, икенчесенеке – 800 километрга кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз