news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада балалар тудыру йорты кабат ачылды

Балалар тудыру йортында планлы санитария эшкәртүе буенча эшләр төгәлләнгән.

(Алабуга, 29 май, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабугада балалар тудыру йорты бала табучы хатыннарны кабат кабул итә башлады.

Алабуга район үзәк хастаханәсендә хәбәр иткәнчә, балалар тудыру йортында планлы санитария эшкәртүе буенча эшләр төгәлләнгән.

Ике атна дәвамында бала табучы хатыннарны Кама балалар перинаталь үзәгенә илтеп торганнар. Бирегә барлыгы 28 хатынны китергәннәр, Чаллы табиблары 19 балага туарга ярдәм иткән. Алабуга хатыннарының берсе игезәк бала тапкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot