news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада балалар «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында бүләкләр алачак

Алабугада балалар «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында бүләкләр алачак
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабугада «Теләкләр чыршысы» акциясенә старт бирелде. Кечкенә алабугалыларның хыялларын чынбарлыкка әйләндерергә ярдәм итәчәк тылсымлы чыршы район Советы бинасында куелды. Инде сишәмбе көнне үк атна саен уздырыла торган шәһәр планеркасында катнашучылар аннан берәр уенчык шар алып, балаларның ни теләвен белә алды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Акциядә даими катнашучылар арасында район Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов та бар.

— Минемчә, иң мөһиме бүләк тә түгел, ә балаларыбызга игътибар, шуңа күрә барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләрен әлеге акциягә кушылырга чакырам. «Үзенчәлекле» балаларга карата бәйрәмнәрдә генә түгел, ел дәвамында да игътибарлы булырга кирәк, — ди ул.

Районның сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре дә чарадан читтә калмады, алар Алина исемле 6 яшьлек Алабуга кызын котлаячаклар.

— Боларның барысы да йөрәктән килә. Бу үз балачагыңны да искә алу, яңа елны каршылау һәм бүләкләр алу шатлыгын янә бер кат кичерү мөмкинлеге. Хәтеремдә бу мизгелләр кабат яңара, — дип уртаклаша Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров.

«Теләкләр чыршысы» акциясе 27 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аның барышында барлыгы 90лап баланы котлаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100