Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада балалар таудан диванга утырып шуган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Алабуганың 4нче микрорайонда яшәүчеләр Георгий паркындагы чокырның иске җиһазлар белән чүпләнүенә игътибар иткән. Җиһазлар бирегә якындагы каты коммуналь калдыклар мәйданчыгыннан эләккән. Микрорайон балалары таудан шуу өчен шкаф ишекләрен, карават калдыкларын һәм хәтта иске диванны да тартып чыгарганнар. Әмма мондый «хәрәкәт итү ысулы» травматик дип саналган «ватрушкалардан» да куркынычрак. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен мәктәпләр белән эш алып барырга, шушындый рәвешле тауларда шуучы балаларны ачыкларга, алар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Шулай ук барлык укучыларга да мондый гамәлләрнең җәзасыз калмаячагын җиткерү мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз