news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада балалар өчен язгы каникулда мәктәп яны лагерьлары эшли

Алабугада балалар өчен язгы каникулда мәктәп яны лагерьлары эшли
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабугада 130 бала язгы каникулда лагерьларда ял итәчәк. 100 бала мәктәп яны лагерьларында, ә 35 бала шәһәр читендәге лагерьларга китәчәк. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Алар өчен «Кояшкай» балалар сәламәтләндерү лагеры эшли, анда 7 көнлек «Космик сәяхәт» профильле сменасы узачак. Ул 35 укучыга исәпләнгән, шуларның 30ы − авыр тормыш хәлендә булган балалар.

Мәктәп яны лагерьларының язгы җиде көнлек сменасы 100 балага исәпләнгән. Ул 23-30 март көннәрендә 1нче мәктәп һәм «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексы базасында уза. 11 сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханына әзерләнүгә юнәлдерелгән аерым программа каралган. Балалар мәктәп яны лагеренда иртәнге 8дән 15 сәгатькә кадәр булачак.

«Язгы каникуллар вакытында балалар мәктәп яны лагерьларында мастер-классларга, шәһәр чараларына, кинога, музейларга йөри алачак, шулай ук төрле уеннар һәм күңел ачулар оештырылачак», — ди мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназ Деготькова.

Лагерьларда 2024 елда Россия Федерациясендә игълан ителгән «Гаилә елы», Татарстан Республикасында «Фәнни-техник үсеш елы» кысаларында тематик чаралар узачак.

Шулай ук авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен республика лагерьларында ял итү өчен 90 урын, шуларның 6сы мобилизацияләнүчеләрнең балаларына бирелгәнн. Әлеге юлламалар белән балалар «Раздолье» шифаханәсендә, «Кояшкай» савыктыру лагере һәм «Берсут» лагеренда ял итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100