Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада балалар бакчалары өчен продуктларның бәяләре арттырылуын тикшерәләр
Монополигяә каршы хезмәт вәкилләре фикеренчә, Алабуганың ике компаниясе бергә килешеп балалар бакчаларына җибәрелә торган продуктлар бәясен арттырган
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Алабуганың ике компаниясе - «Учснаб» ҖЧҖ һәм «Продпромснаб»ҖЧҖ бергә килешеп социаль учреждениеләргә җибәрелә торган продуктлар бәясен базарныкыннан 20 процентка арттыруын ачыклаган.
Бу эшне тикшерүдә Алабуга районы Башкарма комитетының Перспектив социаль-икътисадый үсеш палатасы вәкилләре дә катнаша. Алар туклану продуктлары сатып алуга сатулашу үткәрү нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә тиеш.
Ике компания дә Алабуга балалар бакчаларын продукт белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Бүген ике компания вәкилләре, шулай ук бу эш турында мәгълүматлары булган балалар бакчалары җитәкчеләре дә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә килмәде.
Бу эшне карау вакытында яңа фактлар ачыкланды: элегрәк Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе балалар бакчалары өчен яшелчәләр сатып алу буенча сатулашулар хокук бозып башкарылган. Ул вакытта хокук бозуны бетерергә һәм янә аукцион үткәрергә тәкъдим ителде. Соңгысы башкарылмаган иде, балалар бакчалары да нәкъ шул фирмалар белән килешү төзегән.
"Без балалар бакчасының вазифаи заты хаталанып документларны дөрес булмаган адрес буенча җибәргән дип уйлыйбыз. Монда бернинди килешеп эшләү юк", - дип билгеләп үтте Алабуга районы Башкарма комитеты Перспектив социаль-икътисади үсеш палатасы вәкиле Нәсибә Хабибуллаева.
"Әгәр килешү суммасы 100 мең сумнан артмаса, закон балалар бакчасы җитәкчелегенә турыдан-туры фирма белән килешү төзергә рөхсәт итә. Әмма монополигягә каршы хезмәт вәкилләрен нәкъ менә шул фирмаларны сайлап алынуы кызыксындырган. Эш материалларында ике компания дә бер-берсенең бәяләрен белгән һәм бертөрле бәяләр куюы турында документ бар.
"Хәзер без кем кемгә күрсәтмә биргән, кем кемне юнәлдергән, балалар бакчасына аукционда катнашучыларны кем тәкъдим иткән һәм ни өчен нәкъ менә алар белән килешү төзүләрен ачыклаячакбыз", - дип билгеләп үтте Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов.
Бүген фирмалар вәкилләре һәм балалар бакчалары җитәкчеләре килмәү сәбәпле, утырыш кичектерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз