news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Бакый Урманчегә багышланган күргәзмә ачылган

Алабуганың КФУ студентлары рәссамның 120-еллыгына тукымага бизәк төшерү техникасындагы эшләр күргәзмәсен багышлаган.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Алабугадагы Казан (Идел буе) федераль университеты институтында Бакый Урманчегә багышланган сәнгать күргәзмәсе ачылган. Монда студентларның җәнлек һәм остазның график рәсемнәре белән бизәлгән тукыма эшләре тәкъдим ителгән.

“Студентлар алдында “Тукыманы сәнгати бизәү технологияләре” тармагын өйрәнү кысаларында техника, эшләү рәвеше һәм Бакый Урманче хезмәтләренең кәгазьдә башкарылган сюжетларын өйрәнү генә түгел, ә моны төрле бизәү техникаларында ─ грунтлы я контурлыларда ─ чынга ашыру максаты куелды", - дип белдергән оештыручылар.

Рәссам, сынчы, график, сәнгать тәнкыйтьчесе, публицист, татар фәлсәфәсе һәм мифологиясе белгече Бакый Урманче бүгенге татар сынлы сәнгате үсешенә әһәмиятле тәэсир калдырган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot