news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада Бөтенсоюз хоккей турнирында җирле команда икенче урынны алды

Нәтиҗәдә, Чабаксар хоккейчылары “алтын”га ия булды, Алабуганың “Көмеш бүреләр”е “көмеш”, Киров командасы “бронза” алды.

 (Алабуга, 19 апрель, "Татар-информ", "Алабуга нуры", Эльвира Вәлиева). Үткән ялларда Алабугада Космонавтлар көненә багышланган Бөтенсоюз хоккей турниры булды, дип яза җирле басма.

Боз сараеның хоккей мәйданчыгында Россиянең 6 шәһәреннән: Алабуга, Әлмәт, Кукмара, Саратов, Чабаксар һәм Кировтан килгән яшь хоккейчылар көч сынашты. Турнир өч көн барды һәм 15 уен узды.

Нәтиҗәдә, Чабаксар хоккейчылары “алтын”га ия булды, Алабуганың “Көмеш бүреләр”е “көмеш”, Киров командасы “бронза” алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot