news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» турниры була

16 сентябрьдә Алабугада традицион җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры узачак. Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана. Рәсми ачылыш 10.00 сәгатьтә, ә 16.00 сәгатькә бүләкләү һәм турнирны ябу тантанасы планлаштырылган. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Программада укчылар ярышы, кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе, интерактив зона (җәядән ату, сөңге ату), балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-класслар, тематик фотозона, контактлы зоопарк һәм балалар лабиринты каралган.

Катнашучыларның һәркайсы үзен зур һәм бердәм укчылар гаиләсенең бер өлеше итеп сизәргә һәм турнирның төп призы 40 мең сум акча өчен көрәштә көч сынап карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100