news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 22 миллион сумлык товар сатылган

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 22 миллион сумлык товар сатылган
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабугада үткәрелгән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бүгенге көнгә алынган мәгълүматлар буенча 22,8 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Алар - 20 тонна ит, 337 тонна яшелчә, 10 тонна сөт продукциясе һәм 4 тонна бал, 128 тонна ашлык. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Ярминкәләрдә «Яңа Юраш», «Яшь Көч», «Башак», «Якты үзәнлек» авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары актив катнаша.

Шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре да ярминкәдә үз продукциясен тәкъдим итә.

Ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр узачак. Алар Мираж сәүдә үзәге янындагы территориядә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр була.

news_right_1
news_right_2
news_bot