news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада авыл туризмы кысаларында кунакларны сыер саварга һәм печән чабарга өйрәтәчәкләр

Авыл туризмы туристларның берничә көн дәвамында гадәти авыл шартларында яшәвен күздә тота

(Алабуга, 17 февраль, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Алабуга дәүләт музей–тыюлыгы авыл һәм этник туризмны яңа дәрәҗәгә күтәрергә ниятли. Бу юнәлештә эш алып барыла инде.
Реклама–мәгълүмати турлар кысаларында 2009 елда Россия һәм Татарстанның туристлык фирмалары өчен марилар яши торган Куклюк авылына сәфәр оештырылды. “Мари халкы мәдәнияте” проекты “Мари авылының көнкүреше” музее белән танышуны, сыер саву, чыбыктан читән, кәрзин үрү, йон эрләү, туку сәнгатенең серләре белән танышу, милли йолалар, биюләр күрсәтү, мари ашларына дегустация ясау буенча мастер–класслар үткәрүне күздә тота.
Экскурсия дәвамында кунаклар авыл буйлап арба һәм тарантасларда, җиңел автомобиль кузовына җигелгән атларда йөриячәк.
“Татар авылы” проекты Морт, Юраш һәм Әлмәт авыллары базасында гамәлгә ашырылачак. Морт авылында кунакларга Сабантуй бәйрәме элементларын күрсәтәчәкләр, анда алар үзләре дә катнаша ала. Юраш авылы музеенда туристлар сала тарихы һәм биредә яшәүчеләрнең тормыш–көнкүреше белән таныша алачак. Биредә үк токмач, бәлеш һәм гөбәдиядән гыйбарәт төшке аш оештырыла. Кунакларга деликатес сыйфатында каклаган каз тәкъдим ителәчәк.
Туристларга “Каз өмәсе”, “Кич утыру” кебек йолаларда катнашу мөмкинлеге дә тудырыла, алар татар җырлары һәм биюләре белән аралашып барачак. Биредә үк идәнгә җәя торган төрле төстәге келәмнәр туку буенча мастер–класс һәм борынгы туку станында осталык дәресе үткәреләчәк. Әлмәт авылында туристлар мөселман дине белән танышачак.
“Керәшен мәдәнияте белән танышу” проекты Олы Шүрнәк авылына баруны күздә тота, биредә туристлар игътибарына “Армиягә озату” һәм “Керәшен туе” милли йолалары тәкъдим ителәчәк.
“Суган патшалыгында” дигән тагын бер проект туристларны рус авылы белән таныштырачак. Ул тирә–юньдә элек–электән үзенең яшелчәләре белән дан тотучы Танай авылында гамәлгә ашырылачак. Биредә суган үстерү процессы белән танышырга, аннан пешерелгән ашлардан авыз итәргә мөмкин.
Авыл туризмы туристларның берничә көн дәвамында гадәти авыл шартларында яшәвен күздә тота. Кунакларны атка атланып йөрергә, сыер саварга, печән чабарга, май язарга, җеп эрләргә өйрәтәчәкләр, урманга гөмбә, җиләк, чикләвек, үләннәр җыярга алып барачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100