news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре бер ай алдан башлана

Кышкылыкка азык-төлекне ике мәйданнан алып булачак.

(Алабуга, 27 август, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Быел Алабугада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре бер ай алдан, сентябрь уртасында башлана. Ярминкә кампаниясе элек октябрьдә башлана иде. Әлеге карар шәһәр халкының күпсанлы гозере белән кабул ителгән. Бу хакта район башкарма комитетының сәүдә бүлегендә хәбәр иттеләр.

“Азык-төлекне сентябрьдә сата башлау халыкка гына түгел, безгә дә отышлы. Бу очракта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләрне тотып торып булачак”, - диде район башкарма комитетының сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлеге җитәкчесе Эльзира Парунина.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре “Мираж” сәүдә үзәге һәм Иске базар мәйданында оештырыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot