news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада автосервисның януы видеога эләккән

Янгын 6 квадрат метр мәйданга таралган.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Алабугада автосервиста янгын чыгуы турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләргә 15.11 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын видеосы социаль челтәрләрдә чыккан.

Шәһәрнең Окружное шоссесында урнашкан автосервисның буяу камерасында эчке як янган, сервис бинасы эченә җиңелчә зыян килгән.

Янгын сүндерүчеләр 6 квадрат метр мәйданга таралган утны сүндергән. Бер кеше дә зыян күрмәгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстанда идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot