news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада “Автоледи” конкурсы узачак
“Автоледи–Алабуга” конкурсының финалы Халыкара хатын–кызлар көне алдыннан үтәчәк
Скопировать ссылку
(Алабуга, 3 февраль, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Алабуганың “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталары, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм “ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” филиалы “Автоледи–Алабуга” дип исемләнгән конкурс игълан итә.
Анда хатын–кыз машина йөртүчеләр – Алабуга шәһәре һәм район авылларында яшәүчеләр катнаша ала, аларның машина йөртү стажы күпме булуы мөһим түгел. Конкурс ике этапта узачак: беренче этапта бәйгедә катнашучыларның автомобильләре техник карау үтә. Моннан тыш, машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүе тикшереләчәк.
Икенче, финал этабында, конкурста катнашучылар машинаны фигуралы йөртү буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк. Финалга алар визитка әзерләргә – үз автомобильләрен теләсә нинди алым белән тәкъдим итәргә тиеш.
“Автоледи–Алабуга” конкурсының финалы Халыкара хатын–кызлар көне алдыннан узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2