news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада авиамодель спорты буенча төбәкара фестиваль була

Алабугада авиамодель спорты буенча төбәкара фестиваль була
"Алабуга нуры"

20 майда Алабугада «Җиңү канатларында» дип аталган авиамодель спорты буенча төбәкара фестиваль була.  Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар бай программа вәгъдә итә. Анда ярышлар һәм авиамодель чыгышлары, лекцияләр вакытында катнашучылар самолетлар төзелеше турында белә алалар, ә мастер-класслар вакытында иң гади модельләрне үзләре ясарга һәм эшләтеп җибәрергә өйрәнәчәк.

Фестиваль программасында радиоидарәле самолетлар һәм вертолетлар чыгышлары һәм ярышлары, радиоидарәле самолетларда һава сугышлары, кызыксынучылар өчен ракеталар һәм самолетлар буенча мастер-класслар, самолетлар төзү һәм очучылар турында лекция, «Кызыклы фән һәм техника йорты» интерактив шоу, балалар өчен авиамодельләр ярышлары карлган. Катнашу түләүсез.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot