news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада асфальт-бетон катнашмалар җитештерү заводы ачылды

Яңа заводның җитештерүчәнлеге сәгатенә 70 тоннага кадәр тәшкил итәчәк.

Алабугада асфальт-бетон катнашмалар җитештерү заводы ачылды
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада асфальт-бетон катнашмалар җитештерү заводы ачылды. Анда норматив-техник документациянең заманча таләпләренә туры килә торган катнашмалар җитештереләчәк. Яңа заводның җитештерүчәнлеге сәгатенә 70 тоннага кадәр тәшкил итә. 

Җитештерү Горький урамындагы элеккеге базада урнашкан. Узган ел аны «Автотехникс» ҖЧҖ сатып алган һәм быел ук биш фракция комплексы урнаштырылган. 

Завод директоры Юрий Окунев сүзләренчә, бу производствода елына 50 мең тонна асфальт-бетон катнашмасы чыгару планлаштырыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot