news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада артка бара торган йөк машинасы тротуардагы хатын-кызны таптаган

Алабугада 34 яшьлек йөртүче идарә иткән Isuzu йөк машинасы бер хатын-кызны бәрдереп үтергән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Isuzu шоферы йөк бушату өчен тротуар буйлап артка хәрәкәт иткән вакытта җәяүлене таптаткан.

Юл-транспорт һәлакәтендә 62 яшьлек хатын-кыз урында ук үлгән.

Фаҗиганең сәбәбе – йөртүченең үз маневрының иминлегенә инанмавы һәм йөкне бушатканда өченче затлардан ярдәм сорамау.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юлларда уяу һәм игътибарлы булырга киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100