news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада аракы сатуны тикшереп торалар

Эчке эшләр министрлыгы органнары белән берлектә 14 тикшерү чарасы уздырылган, 4 административ эш тапшырылган.

(Алабуга, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Алабугада быел җиде ай эчендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозуның 20 очрагы ачыкланган.

Бу күрсәткеч, үткән елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 39 процентка ким. Бу турыда Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының башлыгы вазифаларын башкаручы Лилия Муллина хәбәр иткән иде.

Шул рәвешле, лицензиядән башка алкоголь сатуның 2 очрагы теркәлгән. Тиешсез вакытта алкогольле эчемлек сатуның 7 очрагына тап булганнар. Шулай ук бердәм теркәү системасына кермәгән бер кибет ачыкланган.

Лилия Муллина белдерүенчә, Эчке эшләр министрлыгы органнары белән берлектә 14 тикшерү чарасы уздырылган, 4 административ эш тапшырылган. Административ хокук бозуларны тикшерү барышында 7,1 литр алкогольле һәм спиртлы продукция сатудан алынган.

“Татар-информ” мәгълүмәтыннан күренгәнчә, 2017 елның 1 августына суд органнары һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең вазифаи вәкаләтле вәкилләре тарафыннан гомуми күләмдә 135 мең сумлык административ түләтүләр салынган. Бу узган елның шушы вакытындагыга караганда 40,6 процентка артыграк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100