Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада Әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы әзерләнә
Алабуга шәһәрендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы әзерләнә. Тантаналы чаралар 26-27 ноябрьдә узачак, дип яза «Алабуга нуры» газетасы.
27 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Шәһәр мәдәният сараенда «Һәр кеше язмышында беренче сүз» бәйрәм программасы була.
Кунакларны күңелгә үтеп керерлек видеосюжетлар, иҗади бүләкләр һәм бүләкләү тантаналары көтә. Чара кысаларында «Ата-ана даны» медале һәм ана капиталына сертификатлар тапшырылачак, гаилә юбилярларын котлаячаклар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә аерым игътибар бирү ниятләнә.
Сәхнәгә «Карамель», «Улыбка», «Орхидея» иҗат коллективлары, «Фиеста» бию театры, «Нотка», «Созвучие», «Новая смена», «Мама мия» вокал коллективлары, солистлар Дарья Муравцева, Самир Әхмәтов һ.б. башкаручылар чыгачак.
Программага «Либертанго», «Әниемнең күзләре», «Минем белән сөйләш, әнием», «Суперәни» һ.б. музыкаль әсәрләр кергән.
Тагын бер бәйрәм чарасы 26 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә Танайка авылы мәдәният йортында узачак. Биредә Әниләр көненә багышланган «Әнигә мәхәббәт белән» концерты була.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз