news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Алтын йөрәкле кеше» исеменә 20 кеше дәгъва белдерә

Алабугада «Алтын йөрәкле кеше» исеменә 20 кеше дәгъва белдерә

(Алабуга, 5 октябрь, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Алабугада инде шәһәрдә бишенче тапкыр «Алтын йөрәкле кеше» конкурсы игълан ителде. Хәзер халыкны социаль яклау үзәгендә аңарда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү бара. Конкурста хәйрия белән шөгыльләнә торган җитәкче урында эшләүчеләр дә һәм шулай ук гади кешеләр дә катнаша ала. Әлегә бу исемгә лаек булыр өчен 20 кеше дәгъва белдерә.

Конкурста 5 номинация, аларның һәрберсендә бер җиңүче һәм ике лауреат билгеләнә. Нәтиҗә чыгарганда социаль әһәмияттәге объектларга, аз тәэмин ителгән, ветеран, инвалидлар һәм яшьләр арасында сәләтле кешеләргә хәйрия кебек ярдәм төрләре карала. Җиңүчеләр декабрьдә билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100