news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышлары башланды

“Алтын алка” ярышлары беренче тапкыр 1964 елның декабрендә старт алган

(Алабуга, 15 март, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Бүген Алабугада Тарасов А.В. исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия ярышлары старт алды. Турнирда 14 команда катнаша, алар – федераль округларда (шул исәптән Башкортостан, Мордовия, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Киров, Сарытау, Самара һәм Түбән Новгород өлкәсе һәм Пермь краеннан) узган ярышларның призерлары. Һәр командада - 1997-1998 елгы 19 яшүсмер.
Бу чараны РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Хоккей федерациясе һәм “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы оештыра.
Башта ук бу дәрәҗәле ярышларны үткәрергә Түбән Кама дәгъвә белдергән иде, әмма соңгы мизгелдә генә Алабуга бу хокукка ия булды.
“Алтын алка” ярышлары беренче тапкыр 1964 елның декабрендә старт алган. Турнирга нигез салучы һәм клуб рәисе танылган тренер Анатолий Тарасов булган.
Ярышлар 20 мартта кичен тәмамлана.


news_right_1
news_right_2
news_bot