news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада “Аларның исемнәрендә Россиянең бөеклеге” дигән фәнни гамәли-конференция узачак

Фәнни-гамәли конференция һәм пленар утырыш тантаналы төстә 25 гыйнварда ачыла.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 25-26 гыйнвар көнне Алабугада “Аларның исемнәрендә Россиянең бөеклеге” дигән фәнни гамәли-конференция узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Ул И.И.Шишкинның тууына 185 һәм В.М.Бехтеревның тууына 160 ел тулуга багышлана.

Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм Казан федераль университетының Алабуга институты оештыра.

Конференциядә 100дән артык кеше катнаша. Алар - Россия һәм Финляндиядән Шишкин һәм Бехтерев токымнары, Татарстан Республикасы Мәдәният һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, галимнәр, тикшеренүчеләр, илнең төрле шәһәрләре музей һәм уку йортлары җитәкчеләре.

Фәнни-гамәли конференция һәм пленар утырыш тантаналы төстә 25 гыйнвар көнне КФУның Алабуга институтының Актлар залында ачыла һәм секция эше ике мәйданчыкта узачак: “Бүгенге Россиянең мәдәни киңлегендә И.И.Шишкинның рухи мирасы” һәм “Ватан тарихында бөек галимнең шәхесе. Владимир Бехтерев”.

26 гыйнвар көнне конференция кысаларында өч күргәзмә ачыла. Шулай ук И.И.Шишкин һәм В.М.Бехтерев һәйкәлләренә чәчәкләр салыначак, диелә министрлык хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100