Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге күчмә утырышы булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе Рәхимә Арсланова җитәкчелегендәге делегация Алабугага сәфәр кылды. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, директорлар, журналистлар, гомүмән, татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә гомерләрен багышлаган кешеләр бар иде. Бу хакта Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итә.
Беренче тукталыш Алабуга шәһәренең "Адымнар" күптелле белем бирү мәктәбендә булды. Заман таләпләренә җавап бирә торган мәктәптә өч телдә белем бирелә. Биредәге һәр кабинетны күренекле шәхесләрнең исемнәре белән атаганнар.
Алабуга шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге үзәк китапханәдә булган очрашуда да сүз нигездә татар теленең бүгенге вазгыятьтәге сакланышы турында барды. Бу җирлектә иҗат итүче шагыйрәләр сүзләрен шигъри юлларга күчерде. "Ак калфак" татар хатын-кызларының Алабугадагы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова уңышларына, борчыган мәсьәләләргә тукталды.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары Алабуганың истәлекле урыннарында да булды.
«Без "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге әгъзалары Алабугада очрашуда тәҗрибә уртаклаштык, фикер алыштык, рухи яктан баеп кайттык дисәм, бер дә ялгыш булмас. Тарихи сәфәрне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде», – диде Флюра Абдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз