news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле булды

«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле булды

Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» Халыкара музыка фестивале быел 14-17 июльдә узачак. Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.

Алабуга дәүләт музей ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко сүзләренчә, аңа әзерлек эшләре башланды инде. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Быел фестиваль безнең шәһәрдә дүртенче тапкыр узачак. «Алабугада җәйге кичләр» башка музыкаль проектлардан, open-air форматында, ягъни ачык һава астында үткәрелүе белән аерыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot