Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада «Җәйге кичләр» һәм Спас ярминкәсе киләсе елга күчерелә

Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» VII Халыкара музыка фестивален һәм Бөтенроссия Спас ярминкәсен уздыруны киләсе елга күчерергә карар кабул ителде. Бу хакта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Телеграмм-каналында хәбәр итте. «Алабуга нуры» шул хакта яза.
«Хөрмәтле Алабуга районы халкы һәм кунаклар!
Алабуга муниципаль районы администрациясе шәһәр активы белән берлектә Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» VII Халыкара музыка фестивален һәм Бөтенроссия Спас ярминкәсен уздыруны киләсе елга күчерергә карар кабул итте.
Ике вакыйга да — Алабуга мәдәни тормышының аерылгысыз өлеше. Әмма аларны үткәрү форматы озак вакыт дәвамында ачык мәйданчыкларда меңләгән кеше булуны күздә тота.
Бу карар җиңел бирелмәде, әзерлек инде тулы көченә бара иде. Әмма безнең төп өстенлегебез — шәһәр халкының һәм кунакларының иминлеге», – дип язган ул.
Шулай да быелгы җәй алабугалыларга һәм шәһәребез кунакларына күңелле вакыйгалар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итәчәк.
13-14 июльдә Алабугада «Милләтләр театры» эшли башлаячак — ачык һавада күрсәтелгән иң яхшы спектакльләр тамашачыларга югары сәнгать белән тере форматта очрашу бүләк итәчәк.
1-2 август көннәрендә Алабуга шәһәрлегендә традицион уктан ату буенча «Туган батыр» турниры оештырыла. Анда һәркем үзен чын сугышчы итеп тоя алачак.
2 августта «Александр бакчасы» паркында «ВДОХновение» автор җыры фестивале үткәрелә.
1-3 август — Бөтенроссия чаң кагу фестивале, анда осталар борынгы сәнгатьне виртуоз үзләштерүләрен күрсәтә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз