news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алабугада җәйге кичләр» фестивален 42 мең кеше карады

«Алабугада җәйге кичләр» фестивален 42 мең кеше карады
"Алабуга нуры"

14-17 ноябрьдә Алабугада Борис Березовский фестивале узды. Дүрт көн эчендә ачык һавадагы концертны 42 000 тирәсе кеше, ә турыдан-туры трансляцияләрне якынча 22 000 кеше караган. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Дүрт концертта Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров, Ковров, Казан, Уфа, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән 200гә якын музыкант катнашты. Танылган башкаручылар белән беррәттән сәхнәгә Мәскәү, Екатеринбург һәм Алтай Республикаларыннан яшь музыкантлар чыкты. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Фестивальнең иң кечкенә артисты — җиде яшьлек скрипкачы Лука Морозов Чаллы шәһәреннән килгән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100