news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада «Адымнар» торак комплексының беренче йорты файдалануга тапшырылды

Алабугада «Адымнар» торак комплексының беренче йорты файдалануга тапшырылды
"Алабуга нуры"

Алабугада «Адымнар» торак комплексының беренче йорты куллануга тапшырылды. Тантаналы төстә узган чарада катнашкан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм төзүче компаниянең коммерция директоры Евгений Александров кызыл тасманы кисте. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Бина заманча, уңайлы матур подъездлар белән эшләнгән, фатирда барын да булдырганнар. Бакый Урманче урамында салынган 208 фатирлы яңа йортны шулай сыйфатларга була. «Адымнар» яңа торак комплексында шундый дүрт йорт төзергә ниятлиләр, бу 852 фатир һәм 44 мең квадрат метр мәйдан дигән сүз. Шул ук ишегалдында тагын бер күп катлы йортка нигез салынган − 279 гаилә торак шартларын яхшырта алачак.

Юрий Камалтынов мондый йортны төзеп бетерүләре белән котлавын белдерде.

Рөстәм Нуриев сүзләренчә, шәһәрдә торак төзү дәвам итәчәк. «Алабуга» МИЗы хезмәткәрләре өчен дә, һәм бу көн саен вахта белән йөрүчеләр мәсьәләсен хзл итәчәк. Район башлыгы төзүчеләргә бүләк тапшырды.

Балалар һәм спорт мәйданчыклары буенча аз күләмле кайбер эшләр язын тәмамланачак.

«Заманча төзүчеләр буларак, без бүген дүрт шәһәрдә 50ләп йорт проектлыйбыз һәм салабыз — Алабугада, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада. Кешеләр квадрат метрлар гына сатып ала торган вакытлар үткәнен аңлыйбыз, хәзер милекчеләр матур архитектуралы, имин ишегалдылы йортларда уңай фатирлар күрергә тели», — диде үзенең котлау сүзендә Евгений Александров.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100