news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада ачылган мини-музейда татар мәдәниятенә һәм тарихына бәйле экспонатлар урын алган

Музейга "Ачыйк тарих битләрен" дип исем биргәннәр.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Алабуга үзәк китапханәсенең 5 нче номерлы филиалында (4 нче микрорайон, Окружное шоссе ур., 37) мини-музей эшли башлады, дип хәбәр итә районның “Новая Кама” газетасы.

Әлеге музейга “Ачыйк тарих битләрен. Листая страницы прошлого” дигән исем биргәннәр. Күргәзмәдә татар милли өс һәм аяк киемнәре, борынгы көнкүреш әйберләре (шул исәптән кулдан эшләнгән чигүле һәм ришелье япмалар, пәрдәләр), туку станогы детальләре, кул тегермәне, тегү машинасы, татар мәдәниятенә һәм тарихына кагылышлы уникаль китаплар, фотосурәтләр һ.б. экспонатлар урын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot