news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада ачылган балалар бакчасында өч тел өйрәтәчәкләр

Яңа бакча 220 урынга исәпләнгән, ул “күптелле белем бирү комплексы”ның бер өлеше булып тора.

Алабугада ачылган балалар бакчасында өч тел өйрәтәчәкләр
alabuganury.ru/

(Алабуга, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Алабуга нуры" ). Алабуганың“Колосовка” микрорайонында “Йолдызлык” 40нчы балалар бакчасы эшли башлады. Биредә тәрбияләнүчеләргә рус, татар, инглиз телләрен өйрәтәчәкләр. Бу турыда "Алабуга нуры" сайтында хәбәр ителә.

Яңа мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев катнашында ачылды. Районның яңа җитәкчесе 40нчы балалар бакчасы мөдире Миләүшә Әдиуллинага мәгариф эшчәнлеген тәэмин итүгә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Бакчага кадәр яңа асфальт юл төзелешенә иганәчелек иткән Рәшит Хәбировка (“Спецстройсервис” җәмгыяте җитәкчесе) район җитәкчелегеннән Мактау грамотасы бирелде.

Яңа бакча 220 урынга исәпләнгән, ул “күптелле белем бирү комплексы”ның бер өлеше булып тора. Татьяна Ларионова әйтүенчә, берничә тел белү балаларга киләчәктә уңышлы булырга ярдәм итәчәк.

Миләүшә Әдиуллина сөйләвенә караганда, балалар бакчасы җитәкчелеге төшкә кадәр инглиз телендә, төштән соң татар телендә укытырга ниятли. Һәм киресенчә. Тәнәфесләрдә мөгаллимнәр, билгеле, рус телендә дә сөйләшәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100