Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада 8 яшьлек бала югалган
Малай елгага төшкән булырга мөмкин.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Алабуга районы Иске Юраш авылында югалган баланы эзлиләр. Бала елгага төшкән булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә кич белән 8 яшьлек малай югалуы турында хәбәр килде. Бер версия буенча, ул ярдан Юраш елгасына егылып төшә. Яр буенда боз, ә елга уртасына якынрак ачык су, диелә хәбәрдә.

5 нче Эзләү һәм коткару отряды коткаручылары, Алабуга гарнизоны янгын сүндерүчеләре һәм 50 волонтер яр буенча эзләү эшләре алып бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз