news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада 6 метрлы аҗдаһа сыны ясыйлар

Алабугада 6 метрлы аҗдаһа сыны ясыйлар
Фото: http://alabuganury.ru/

Быел «Чебурашка» паркында алабугалыларны кардан ясалган аждаһа сыны сөендерәчәк. Хәзерге вакытта эш кызу темплар белән бара. Аны Алабуга рәссамы Виктор Селиверстов ясый. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Виктор Александрович сөйләвенчә, сынның биеклеге 6 метр тәшкил итә. Ул очраклы сайланмаган, ул якынлашып килүче Аждаһа елын символлаштыра.

Виктор Селиверстов Алабугада яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аждаһаның явыз булмавын һәм бары тик бәхет, уңыш һәм иминлек китерүен теләде. Тиздән мифик герой алабугалыларны сөендереп торачак һәм паркка Яңа ел атмосферасы бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot