news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада уктан ату буенча «Туган батыр» турниры узды

Алабугада уктан ату буенча «Туган батыр» турниры узды
Абдул Фархан

Бүген Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” II Бөтенроссия турниры узды.

Катнашучыларны һәм кунакларны сәламләү өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Алабуга районының башлыгы һәм Алабуга шәһәре мэры Рөстәм Нуриев килде.

"Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Аллаһы Тәгаләгә көчле булган иманлы кеше, гади иманлы кешегә караганда якынрак», – ди. Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселманнарны дөрес ният булган очракта балаларын йөзергә, атта йөрергә һәм уктан атырга өнди», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

II Бөтенроссия турниры халыкларның тарихи, этник, фольклор, мәдәни мирасын өйрәнү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; яшьләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; уктан атуны популярлаштыру максатларында үткәрелә.

Турнирда барлыгы 75 кеше катнашырга теләк белдергән. Алар – Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан, Әстерхан, Мәскәү, Пермь шәһәрләреннән.

Ярыш җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы, еракка сөңге ату кебек VIII этапта уза.

Турнирның приз фонды 200 мең сумны тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100