news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада 55 зәңгәр чыршы һәм нарат үсентесе утыртылды

Алабугада 55 зәңгәр чыршы һәм нарат үсентесе утыртылды

Алабуга урманчылыгы 55 зәңгәр чыршы һәм нарат үсентесе бирде, алар киләчәктә шәһәр ишегалдын бизәп торачак. Агачларны утыртуда «Бердәм Россия» партиясенең Алабуга бүлекчәсе вәкилләре катнашты. «Агач утырт» акциясе ел саен үткәрелә.

Быел агачлар өчен урынны 4нче микрорайонда — Автомобилистлар урамының 12нче йорт ишегалдында сайладылар. Биредәге урын буш иде, киләсе елдан агачлар үсә башлар. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Бу үзенә күрә «Йорт янындагы бакча»ның дәвамы булып торачак. Бу территориягә бөтен архитектура ландшафтын кертергә тырышырбыз. Биредә кече архитектура формалары да урнаштырырга җыенабыз. Депутатлар корпусы һәм идарә компанияләре белән бергәләп, агачларны тәрбияләп үстерүне тәэмин итәрбез — ашлама, торф китерүне, су сибүне оештырырбыз», — ди вакытлыча район башлыгы вазифаларын башкаручы Олег Колпаков.

Акцияне оештыручылар сүзләренчә, шәһәрдә агачлар утыртуны октябрьдә дә дәвам итәргә уйлыйлар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100