news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада 544 кеше эшкә урнаша алмый

Россия буенча тулаем алганда 2014 елның сентябрендә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе - 4,9 процент

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Россия статистикасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе Россиядә иң түбәннәрнең берсе булып санала - 3,3 процент.

Россия буенча тулаем алганда 2014 елның сентябрендә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе - 4,9 процент (августта ул 4,8 процент тәшкил итте).

РФ төбәкләре арасында июль-сентябрь айларында иң югары эшсезлек дәрәҗәсе (мәгълүматларның саллылыгын күтәрү өчен уртача өч айга алына) - Ингушетиядә (31,1 процент), Чечнядә (21,1 %) һәм Тувада (18,4%) теркәлә.

Алабугада мәшгульлек үзәге мәгълүматлары буенча, 2014 елның 22 октябренә 544 эшсез кеше исәпләнә. Бу - икътисади актив халыкның эшсезлек дәрәҗәсе 1,33 процент дигән сүз, дип белдерә “Алабуга нуры” газетасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100