news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада 52 мең чәчәк утыртырга җыеналар

Бу җәйдә Алабуга урамнарын 52 мең төрле төсле чәчәк бизәячәк. 23 меңгә якын чәчәк утыртылган инде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Шулай ук күпьеллык чәчәкләр һәм куаклар белән берничә дистә чәчәк түтәлләре бизәләчәк. Шәһәрдә петунья, сальвия, гортензия, цинерария, бәрхет һәм башкалар чәчәкләр утыртыла.Төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре куакларны, агачларны һәм чәчәклекләрне дә яңарта.

Быел Алабугада 900 агач һәм куак үсентесе утыртыла. Шәһәрне санитар чистарту буенча чәршәмбе, шимбә өмәләре һәм икеайлык кысаларында чыршы, юкә, миләш һәм декоратив алма агачлары утыртылган инде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot