news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада 42 метр биеклектәге күзәтү тәгәрмәче төзиячәкләр

Алабугада 42 метр биеклектәге күзәтү тәгәрмәче төзиячәкләр

Алабугада күзәтү тәгәрмәче төзү инвестицион проектын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды. Проект шәһәрнең туристлык инфраструктурасын үстерүгә һәм халыкны һәм кунакларны җәлеп итүче яңа нокта булдыруга юнәлтелгән.

Документны «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» муниципаль учреждениесе директоры Эльмира Туканова һәм Тимур Габбасов җитәкчелегендәге компания вәкилләре имзалады.


Проект кысаларында 42 метр биеклектәге күзәтү тәгәрмәче төзү планлаштырыла. Аттракционның кабиналары җылыту системасы һәм кондиционерлар белән җиһазландырылачак.

Проект күңел ачу объектларының сыйфатына һәм иминлегенә карата барлык таләпләргә туры китереп гамәлгә ашырылачак.

Фото: ТР Алабуга районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot