news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада 400 ата-ана манту ясатудан баш тарткан

Соңгы ике елда шәһәрдә һәм районда грипп белән авыручылар саны ике тапкырга кимеде, дип җиткерә табиблар.

(Алабуга, 6 май, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабугада 400ләп ата-ана балаларына манту ясатырга рөхсәт бирмәгән. Баш тартучылар саны күп түгел, шулай да борчылу тудыра, дип җиткерделәр җирле медицина хезмәткәрләре матбугат-конференциясендә.

Биредә сүз йогышлы авырулар профилактикасы хакында барды. Кайбер әниләр дини яктан чыгып прививкалар ясатудан баш тарта. Әмма Хаҗга барганда, барысы да вакцинация ала бит, диделәр табиблар.

"Соңгы ике елда шәһәрдә һәм районда гриппка каршы вакцинация нәтиҗәсендә грипп белән авыручылар саны ике тапкырга кимеде”, - дип белдерде Алабуга үзәк хастаханәсе баш табибы Шәфкат Әхмәтҗанов.

Искәртеп үтик, Алабугада иммунология клиникасы эшли, биредә ата-аналар табиблар белән киңәшә ала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot