Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада 36 ел элек төзелгән йортка капиталь ремонт ясый башладылар
Алабугада 36 ел элек төзелгән йортка капиталь ремонт ясыйлара. Эшләр 70 процентка үтәлгән инде.
Капиталь ремонт исемлегенә эләккән йортларның берсе — Свердлов урамы, 70 «а» адресы буенча урнашкан. Биредә түбәне ремонтлауга керешкәннәр, әлегә эш 70 процентка үтәлгән. Белгечләр корылманың төп өлешен алыштырган, җылыткан, иске шифер урынына яңа профнастил салынган. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Эшчеләргә йорт түбәсендәге җилләтү юлларын тышлыйсы һәм керү юлына ремонт ясыйсы калган. Әлеге йорт 36 ел элек төзелгән булган һәм ул 2024 ел планына да кергән, ләкин башка эш төрләре буенча:
«Киләсе елда биредә фасадны, салкын су белән тәэмин итү һәм суүткәрү системаларын ремонтлау планлаштырылган», — дип хәбәр итте «Жилкомфортсервис» ҖЧҖнең капиталь ремонт буенча инженеры Надежда Пономарева.
Быел тулысынча төзекләндерү программасында 23 торак йорт катнаша, кайберсенең фасады җылытылачак, кайсындадыр инженер яисә электр челтәрләре алыштырыла, ә дүрт йортта лифтны яңартырга җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз