news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада 31 яшьлек хатын-кыз янгында зыян күргән

Янгын Максим Горький урамындагы кибетнең складында килеп чыккан.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Алабугада 31 яшьлек хатын-кыз төзелеш материаллары складындагы янгында пешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итте.

Бүген көндез Максим Горький урамындагы кибетнең складында җылыткыч материал януы турында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр тиз рәвештә утны сүндергән. Гадәттән тыш хәл аркасында 31 яшьлек оператор-кассир зыян күргән. Аның уң як кул чугы бераз пешкән, хастахәнәгә барудан баш тарткан.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot