news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада 240 гаилә өй туйлары үткәрәчәк
Автомобильчеләр урамында урнашкан 10 катлы йорт тулысынча әзер
Скопировать ссылку
(Алабуга, 29 гыйнвар, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Якын көннәрдә Алабугада 240 гаилә өй туйлары үткәрәчәк. Автомобильчеләр урамында урнашкан 10 катлы йорт тулысынча әзер, дип хәбәр иттеләр район башкарма комитетыннан.
Әлеге йортта 40 фатир – Бөек Ватан сугышы ветераннары, 80 е бюджетта эшләүчеләргә бирелсә, калган 120 фатир предприятие хезмәткәрләре һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасында катнашучылар арасында бүленде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәйморатовның сүзләренә караганда, фатир ачкычларын 1 февральдә тапшыра башлаячаклар. Беренче чиратта, үзләренең яңа һәм иркен фатирларына ветераннар күченәчәк, хәзерге вакытта алар газ приборларын куллану буенча инструктаж уза.
Бүгенге көндә Алабугада социаль ипотека буенча фатир алырга теләүче 200 гаилә теркәлгән. Аларның барысы да даими рәвештә 2200 сум күләмендә акчалата взнос түли. Нәкъ менә алар алда торган конкурс нәтиҗәләре буенча фатир алуга төп дәгъвачылар булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2