news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада 23 миллион сумга биш мәктәпнең ашханәсе төзекләндереләчәк

Алабугада җәй көне 5 мәктәп ашханәсендә капиталь ремонт ясалачак. Шулай итеп ашханәләр 11нче мәктәптә, 4нче гимназиядә, Морт, Олы Шүрнәк һәм Иске Юраш мәктәпләрендә яңартылачак. Бу хакта «Алабуга нуры» район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу максатларга 23 млн сум бүлеп биреләчәк. Идән, стена һәм түшәмнәрне ремонтлау планлаштырылган. Яктырту яңартылачак, аш-су зоналары өчен яңа җиһазлар урнаштырылачак.

Бүгенге көндә Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә йокы һәм уку корпусларын ремонтлау буенча 1,8 млн сумлык эш алып барыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot