Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада 23 гаиләнең өендә янгын чыгуын кисәтүче җайланмалар урнаштырылды
Янгын чыгуын хәбәр итүче махсус җайланмалар социаль яктан имин булмаган гаиләләр яшәгән йортларга куелды.
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ») Татарстанның Алабуга районында социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләрнең өйләрендә янгын чыгуын хәбәр итә торган махсус җайланмалар урнаштырылды. Барлыгы 23 гаиләнең өендә хәзер шундый җайланма эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. Кызганычка, кайвакыт балаларны харап итүче янгын очраклары, гадәттә, социаль яктан имин булмаган гаиләләр яшәгән йортларда чыга.
Районның "Ышыныч" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү органнары белгечләре белән гаиләләргә мондый җайланмаларның әһәмияте турында аңлатып чыкты. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген кисәтте.
Белгечләр әлеге категория гражданнарың яшәү-көнкүреш шартларын да җентекләп тикшерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз