news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада 2024 елга 217 ишегалды ремонтланачак

Алабугада 2024 елга 217 ишегалды ремонтланачак. Алабуга районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 2023 елда 43 ишегалды төзекләндерелгән. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Исегезгә төшерәбез, программа республикада 2020 елдан гамәлгә ашырыла. Аның эш нәтиҗәләре шәһәр планеркасында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин тарафыннан игълан ителде. Аның сүзләренчә, 4 ел эчендә республика тарафыннан ишегалларын төзекләндерүгә бүлеп бирелгән акчалар 804,1 миллион сум тәшкил иткән.

2020 елда 132,4 миллион сумга 34 ишегалды, 2021 елда — 168,5 миллион сумга — 31, 2022 елда 270 миллион сумга 54 ишегалды төзекләндерелгән. Быел, программаны гамәлгә ашыруның соңгы елында, 55 ишегалды территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.

«Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә 2023 елда 43,1 мең квадрат метр юлларда ремонт эшләре үткәрелде һәм 173 яктырту баганасы куелды.

Хәзерге вакытта балалар мәйданчыкларында 9 яңа уен комплексы, 100дән артык таган һәм карусель, 9 комлык һәм балалар өчен 40тан артык башка җиһазлар бар.

Спортны үстерү максатларында 43 ишегалдында 11 спорт комплексы һәм 21дән артык спорт җиһазы һәм тренажерлар барлыкка килде.

Шулай ук эскәмияләр урнаштырылган, каты коммуналь калдыклар өчен чүп савытлары куелган — барлыгы 45 элемент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100