news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада 200 укучы яшь башкаручылар конкурсына җыела

Чара “Кече шәһәрләр” конкурсы кысаларында уза.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә Алабугада “Кече шәһәрләр” Республика яшь башкаручылар конкурсы уза. Быелгы конкурста Татарстанның 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләреннән 200 укучы катнаша. Бу хакта Мәдәният министрлыгы сайты хәбәр итә.

Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча методик үзәге, Алабуга муниципаль районы оештыра. Максаты - балалар һәм укытучылар башкаручылар сәнгатен популярлаштыру, талантлы балаларны ачыклау һәм республика балалар сәнгать мәктәпләре арасында хезмәттәшлеккә ярдәм итү.

Бәйге Алабуга шәһәренең 1нче Балалар музыка мәктәбе базасында 1 турда үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot