news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабугада 16 кеше хаҗга барачак

Алабуга хаҗиларының составында 10 кеше булган беренче төркеме изге урынга юл алды инде

(Алабуга, 10 ноябрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Алабуга хаҗиларының составында 10 кеше булган беренче төркеме изге урынга юл алды. Быел Алабугада барлыгы 16 кеше хаҗ кылырга ниятли, бу узган елга караганда ике тапкыр диярлек ким.
Быел дуңгыз гриппына бәйле вәзгыять аркасында хаҗилар белән бергә табиблар да изге урынга бара. Өстәвенә, хаҗиларның күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Алар туган якларына декабрь башында әйләнеп кайтачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100